Санлы объект таныклыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Санлы объект таныклыгы latin yazuında])
Санлы объект таныклыгы
Нигезләнү датасы 2000
Логотип
Кыскача исем DOI[1], ДОИ һәм ЦІО
E-mail mailto:[email protected][2]
Supported metadata PMID[d]
Схематик иллюстрациясе
Рәсми веб-сайт doi.org(ингл.)
 Санлы объект таныклыгы Викиҗыентыкта

Санлы объект таныклыгы (СОТ, ing. digital object identifier, ing. DOI, digital identifier of an object[3]) — интернет челтәрендә урнашкан объект турында мәгълүматны билгеләү стандарты. DOI эчендә урнашкан мәгълүмат электрон документның кайда урнашуын (мәсәлән, URL), аның исемен һәм башка күрсәткечләрен үз өченә ала.

DOI – PURL стандартына бик ошаган, аларның икесендә дә файлның исеме һәм аның кайда урнашуы күрсәтелә.

DOI инглиз телле фәнни тирәлеклә галимнәрнең үзара мәгълүмат алмашында киң кулланыла.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санлы объект таныклыгы хәрефләрдә һәм саннардан торган ике өлештән тора: префикс һәм суффикс. Мәсәлән,

10.1000/182,

монда

10.1000 — префикс, яки билге (10) һәм нәшрияткә күрсәтүче юлдан (1000) торган нәшрият таныклыгы;
182 — суффикс, билгеле бер объектка күрсәтүче объект таныклыгы.

Нәшрият префикслары  Калып:Iw һәм Калып:Iw кебек теркәлү шикәтләре (DOI Registration Agency) аша бирелә. Суффиксны исә нәшрият үзе ясый, ул әлеге нәшрият өчен кабатланмас булырга тиеш.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]